Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+

«Пача Мама» альпаклар паркы

«Пача Мама» альпаклар паркы
  • Тасвирлама:

    «Пача Мама» – Яшел Үзән районы «Зөя» шәһәр читендәге клубта республикада беренче альпаклар паркы. Паркта альпаклар (дөя семьялыгына караган төр), сирәк токымлы куяннар һәм мараллар белән танышырга була. Монда һәр 30 минут саен мавыктыргыч экскурсияләр оештырыла. Биредә шулай ук балалар бәйрәме һәм чыгарылыш кичәсе үткәрергә мөмкин.

  • Адресы:

    Зеленодольск районы, Карамалы Тау, Зөя шәһәр арты клубы, 1

«Пача Мама» паркы кунаклары өчен безнең төбәктә сирәк очрый торган хайваннарны – альпакларны күрү уникаль мөмкинлеге бар! Парк Казаннан бер сәгатьлек юл ераклыгында, Яшел Үзән районы «Зөя» шәһәр читендәге клубта урнашкан. Контакт паркында альпаклардан тыш, атлар, сирәк токымлы куяннар, затлы маралларны һәм бәрәннәрне сыйпап карарга мөмкин. Монда һәр 30 минут саен мавыктыргыч экскурсияләр оештырыла. Экскурсовод хайваннар турында кызыклы фактлар сөйли, алар белән дөрес аралашырга өйрәтә. Һәр кунак хайваннарны ашата һәм алар белән истәлекле фотога төшә ала. Биредә шулай ук балалар бәйрәме һәм чыгарылыш кичәсе үткәрергә мөмкин. Бу гаилә белән табигатьтә ял итү өчен идеаль урын!