Узган атнада Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган
ЮХИДИ

Узган атнада Яшел Үзән районында 133 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган

Шуларның 34ендә матди зыян китерелгән. 1 кеше зыян күргән 1 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Казан – Йошкар-Ола – Олы Күлбаш – Дөбъяз юлында «ИЖ 2126» автомобилен йөртүче 68 яшьлек ир, каршы юнәлештән килгән 54 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Нәтиҗәдә, кулын сындырган велосипедчыны Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең травматология бүлегенә госпитализацияләгәннәр. 


Нет комментариев