Оныгымны яклап, кызым белән аралар бозылды
Иҗат

Оныгымны яклап, кызым белән аралар бозылды

Редакциягә килгән хат.

Яраткан «Яшел Үзән»ебез редакциясендә эшләүче һәркемгә күп сәламнәремне юллыйм. Һәм райондашларыбызны шундый эчтәлекле, бай, матур газета белән шатландыруыгыз, бөтен күңелегезне биреп хезмәт итүегез өчен ихлас рәхмәтләремне җиткерәм.  

Хат язарга булдым. Бу минем йөрәк сызлавым да инде, әмма, алдан ук әйтеп куям – үкенечем юк. Бәлки минем кебек хәлдә калучылар да бардыр, тормыш бит бу, хатымны укып гыйбрәт һәм тәҗрибә алырлар. Инде берничә ел үтсә дә, кызым белән аралар җайланмый безнең. Сүзгә килүебезне сәбәбе – оныгым Айзилә яклы булуым. Хәзер, барысын да аңлатып язам.

Дүрт ел элек оныгым мәктәпне яхшы баллар белән тәмамлады. Математика, физика, инглиз теле – барысы да югары дәрәҗәдә, кая тели – шунда керә ала иде. Кызым аның өчен барысын да үзе сайлап, өч югары уку йортына документларын тапшырды һәм нәтиҗәләрен көтә башлады. Барыбыз да Айзиләне, әнисе теләген үтәп, экономическийга керә дип көттек – кирәкле һөнәр, акчалы.

Оныгым белән араларыбыз кечкенәдән үк якын, кызымның кызы бит. Туганнан бирле минем кочакта үсте дисәң дә була. Әнисе кырыслык белән тәрбияләсә, миннән чиксез ярату булды. Энекәше тугач тагын да миңа тартылды.

Фото: ясалма интеллект

Менә шул, мәктәпне тәмамлаган елны, нәтиҗәләрне көткәндә, Айзилә бер көнне дулкынланып безгә килеп керде. «Дәү әни, минем беркая да укырга керәсем килми!» – дип, шаккатырмасынмы?! Минәйтәм, ничек инде. «Быел точно юк. Мин үземнең ни теләгәнемне дә белмим. Бөтен һөнәрләр миңа ят, күңелемә ятмый торган. Әни экономическийга бирде документларны, ә мин анда бөтенләй теләмим. Кем булырга, кая барырга – белмим!» – ди бу, еларга җитешеп.

Нишләмәкче буласың инде, минәйтәм. «Бер ел эшләргә телим. Акча эшләргә, уйларга, ни теләгәнемне аңларга. Әти белән әни белми әле, башта синең белән киңәшләшергә булдым. Беләсең инде, скандал булачак. Син минем яклымы, дәү әни?»

– «Бер ел эшлим» дигәнең нәрсә аңлатуына карап, – дидем, мәсьәләнең җитдилегеннән кырыс тонга күчеп. – Әгәр дә бу өйдә ятуны, әллә нигә бер кая да булса эшләп алуны, иптәшләрең белән җил куып йөрүне күз алдында тотасың икән – мин синең яклы түгел. Әгәр дә чынлап та эшләргә уйлагансың икән, мин синең бер ел укырга керми торуыңа каршы килмим. Студент булу өчен генә кая эләкте шунда уку – ахмаклык. Әмма син зурлар кебек үк тулы көн эшләячәксең. Минем белән яшисеңме, фатир арендалыйсыңмы – үзең өчен үзең түлисең. Ашау, киенү, транспорт чыгымнары – шулай ук синең кесәдән. Бер ел зурлар тормышы, аңладыңмы?

Айзилә «аңладым» дип, баш селкеде. «Һәм тагын, – дип өстәдем, – киләсе елга барыбер укырга керәсең! Университетка дип бастырып әйтмим, бәлки көллияткә, бәлки курслар гына бетерерсең, әмма укыячаксың! Күңелеңә ятышлы һөнәр буенча эзләнәсең, уйлыйсың, яме?»

Фото: ясалма интеллект

Кич белән кызым дулап шалтыратты: «Әни, син Айзиләнең башына ниләр тутырып җибәрдең?! Бер елдан соң ул укырга кермәячәк, син аны упкынга этәргәнеңне аңлыйсыңмы? Бер елда ул ялкауланачак һәм бернинди университет кирәкмәячәк! Иң мөһиме аңа керергә кирәк, ә һөнәрне аннары сайлар иде әле, барысы да шулай итә! Нигә кысыласың син?! Син кызым алдында минем авторитетны төшерәсең, мин хәл итәм барысын да, мин аның әнисе!»

– Аңа унсигез яшь һәм ул үзе хәл итәрлек яшьтә. Син аңа киңәш бирә, таләп итә, аңлата аласың, ә карарны ул үзе кабул итә. Ә син беләсеңме, шулай әти-әниләрен генә тыңлап укырга керүче балаларның күпмесе беренче ярты елдан соң ук укуларын ташлый? Ул бер ел төпләп эшләргә, үзе өчен бар яктан үзе җавап бирергә, үзен бар яктан тәэмин итәргә сүз бирде. Мин аңа ышанам, ә син? – дидем, тыныч калырга тырышып.

Фото: ясалма интеллект

Кызым трубканы ташлады. Шул көннән бирле, менә инде ничә ел, рәтләп минем белән сөйләшкәне юк. Шул аралашудан соң бер атналар узгач бугай, төянеп, елаудан кызарган күзләре белән, Айзилә миңа килеп керде.

– Әни әйтте, раз син зур үскәнсең, кая телисең, ничек телисең – үзеңчә яшә, диде, – дип, тагын елап җибәрде.

Мин күңелемнән генә кызыма «ахмак» дидем. Ул, әлбәттә, белеп торган инде оныгымның миңа киләсен, кызын урамга чыгарып җибәрергә юләр түгел. Шулай да, ачуымны китерде.

– Ярар, – дидем, – эшкә урнашасың, ай саен миңа ун мең биреп барасың, үзеңә ашарга да әйберләр аласың, артыңнан җыештырасың. Төнге унбергә кадәр йөри аласың, әгәр дә соңгарак калсаң, алдан кисәтәсең. Син шуңа ризамы?

«Риза, рәхмәт, дәү әни», – дип елмаеп, үбеп үк алды. Мин аның ул ун меңенә кагылмадым да, җыеп бардым, бер җае белән, кызык итеп үзенә бирәчәкмен, дидем.

Үзебезнең шәһәрдә төрле урыннарга барып карады, адәм-рәтле хезмәт хакы булмагач, Казанга урнашты. Фитнес-клубка администратор булып. Мин иренмәдем, барып карап кайттым, чөнки оныгым минем җаваплылыкта. Хезмәт хакы үзенең чыгымнарына җитәрлек иде, яхшы. Иртән биштә торып китә, кич алтыларда арып-талып кайта, ашый, кайбер көннәрдә сигездә үк йокларга ята. Кая ул чыгып йөрүләр. Ярар, минәйтәм, зурлар тормышының авырлыкларына өйрәнсен.

Күңелемнән бик жәлләсәм дә, дәшмәдем. Тырышлыгы өчен ике айдан хезмәт хакын күтәрделәр. «Мин аларның бөтен документларын, клиент базаларын тәртипкә китердем, хәзер бөтен җирдә эш барышы җайланган», – диде. Күңелемнән бик сөендем. Мактадым. Яраткан оныгым бит ул минем! Кызым миңа да, Айзиләгә дә шалтыратмады. Әтисе белән генә аралаштылар. Елый да иде, балакаем. Үзәкләрем өзелә иде.

Кышка таба «графический дизайн» курсларына йөри башлады. Эшеннән соң. Түләвен дә үзе түләде. Бу кызыксынуы белән шуның кадәр мавыгып китте, танышларга ниндидер макетлар ясый башлады, үзе эшли торган клуб кирәк-яракларына. Шулар өчен аерым түли башладылар. Яңа елдан соң шактый өстәмә эш ала башлады: логотиплар, баннерлар, визиткалар ясады. Бу сүзләрне, әгәр дә оныгым шул юнәлештә эшләмәсә, мәңге белмәс тә идем.

Фото: ясалма интеллект

Сигезенче мартка миңа бик матур үзе ясаган открытка белән бүләген тапшыргач: «Дәү әни, дизайнерлыкка укырга керсәм ничек булыр икән, миңа бик ошый. Казанда көллияттә өч ел укырга кирәк, ә аннары югары уку йортына керермен, бәлки. Кермәсәм, эшләрмен», – диде. Сөенечемнән күзләремә яшь тулды. Әлбәттә, хупладым. Керде дә, бюджетка эләкте, хәтта. Әй, шатланды, балакаем! «Молодец, мин синең белән горурланам!» – дидем.

Кызым бу хәбәрне кияүдән ишетеп белгән һәм миңа шалтыратып, тагын гаепләүләрен яудырды: «Әни, син аның ниндидер дизайнерлыкка көллияткә керүен хупладыңмы?! Мин аңа менә дигән вузлар тапкан идем, престижлы һөнәр алыр иде. Синең аның яклы булуың аркасында кем була инде ул хәзер?! Бер елын әрәм итте. Синең аркада кулдан китте, әти-әнисен тыңламаска әйләнде! Киңәш тә, рөхсәт тә сорамый!»

– Кызың молодец! Бер ел буе үз көнен үзе күрде, эшләде, өстәмә эшләр алды, үзенә ошаган һөнәрне дә тапты, укырга да керде! – дидем, оныгымны яклап. – Үз башы җилкәсендә булуын исбатлады. Азып-тузып йөрмәде. Мин синең урында булсам горурланыр идем шундый кызым белән! Ә син аның син теләгәнне эшләмәвенә бала-чага кебек үпкәләп йөрисең. Аның ничек борчылганын, төннәрен елаганын уйлап та карамыйсың! Нинди әни син?! Мин синең өчен кем булырга, кая укырга керергә икәнен хәл итмәдем, үзең теләгән җиргә кердең, үзеңчә яшисең! Ә кызыңа ярамыймы?

Кызым тагын трубкасын ташлады. Шуннан соң шалтыратмады. Айзиләнең туган көненә дә, Яңа елга да бүләкне әтисе китерде. Балакай бик борчылды, күңеле төште, әлбәттә. Сиздермәскә тырышса да, күрәм бит. Ике ел үтте шулай. Быел яз, йөрергә уңайсыз, дип, иптәш кызы белән Казанда фатир арендалап яши башлады. Эшли дә бит әле. Менә өченче курска бара инде, укуын да, эшен дә бик ярата. Минем яныма Яшел Үзәнгә кайткалап йөри, күчтәнәчләр алып кайта, укуы, эше турында сөйләгәндә күзләре янып тора.

Фото: ясалма интеллект

Әнисе белән генә килешә алмыйлар, һич. Бик сирәк кенә шалтыратып, коры гына хәлләр белешеп алалар, бәйрәмнәрдә бер-берсен котлыйлар. Кызым әлегәчә Айзиләнең «рәсем ясап» йөрүе белән килешә алмый, экономист булуын, карьерасын үстерүен – аныңча яшәвен тели. Мине кызына «дөрес юлдан тайпылырга» ярдәм итүдә гаепли. Бәлки булышканмындыр да, әмма бер тамчы да үкенмим.

Чөнки ул беренче елда Айзилә бик күп нәрсәгә өйрәнде, иң мөһиме – мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка. Һәм тормышында үзе күңеле яткан һөнәрне тапты. Яратып укый, эшли. Минемчә, бу тормышта иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Ул әле шул юнәлештә үсәчәк тә, уңышларга да ирешәчәк, иманым камил.

Дипломлы булу өчен генә теләсә кайда укырга керү – дөрес түгел. Айзиләнең ничә сыйныфташы күңелләренә ятмаган укуларын ташлады инде. Ә минем оныгым бар күңелен биреп, шатланып-сөенеп укый, эшли, үсә. Шөкер. Мин дә бит аның теләгенә, яраткан оныгым булганга гына, сукырларча иярмәдем. Үземнең катгый шартларымны куйдым.

Дөресен әйтим, курыктым һәм үти алмас дип уйладым. Ә ул булдырды. Әйтәм бит, горурланам оныгым белән! Ә кызым белән аралар салкынлыгы кайсы ананы борчымас икән? Йөрәгемне тырнап тора, әлбәттә. Үзем өчен түгел, Айзиләм өчен күбрәк әрним. Кызым да әни бит, аның да йөрәге таш түгелдер, Айзиләбезнең уңышларга ирешүен, бәхетле булуын күреп, күңелендәге бозы эреми калмас. ИншаАлЛаһ!

Балаларның укуга керү белән бәйле проблемалар күп кенә гаиләләрдә туадыр. Шушы хатым белән кемгәдер дөрес юл күрсәтсәм, шат булыр идем.

Уңышлар теләп, райондашыгыз.


Нет комментариев