Быел җәй дымга бик бай булды, шунлыктан күпләребезнең яшелчәләрен фитофтора зарарлады. Әлеге инфекциядән соң бакчаны һәм туфракны көзеннән эшкәртергә, киләсе сезонга әзерлекне бүгеннән үк күрергә кирәк.
БАКЧАНЫ ҖЫЕШТЫРУ
Барлык үсемлек калдыкларын: сабакларны, чүп үләннәрен, коелган җиләк-җимешләрне җыеп, юк итегез. Компостка салмагыз – фитофтора споралары черегән массада да исән кала. Ягыгыз яки бакчадан читкә чыгарыгыз.
Җирне бер көрәк тирәнлеге (1520 см) тирәнлектә казыгыз. Бу туфракның «авыру» өслеген болгатырга һәм өлешчә зарарсызландырырга ярдәм итә. Шулай ук, казу дренажны да яхшырта, фитофтора нык яраткан дымлылыкны киметә.

ТУФРАКНЫ ЗАРАРСЫЗЛАНДЫРУ
Җирне эшкәртү өчен химик яки биологик ысуллар кулланырга була.
Химик ысул:
Бакыр купоросы. Гөмбәчекләр белән нәтиҗәле көрәшә, әмма бакыр туфракта туплана, шуңа аны 3-5 елга бер генә куллану мәслихәт. Эремә болай әзерләнә: 50 гр купоросны 5 л суга салып болгатырга (яки 100 гр 10 л суга). Эшкәртүне җилсез, коры һава булган көнне башкаралар һәм беренче кырауларга кадәр 2-3 атна алдан. Бакыр хлоркисе нигезендәге препаратлар йомшаграк тәэсир итә («Хом», «Оксихом»).
Биологик ысул:
Салам таякчыклары нигезендәге препаратлар («Фитоспорин-М») – гөмбәчекләрнең артуына киртә куя. Триходерма нигезендәге препаратлар («ТрихоПлант», «Трихоцин»). Триходерма гөмбәчеге, фитофтораны да кертеп, патогеннар белән туклана. Боларны туфрак +10...+12 градустан да түбән булмаганда кулланалар, чөнки файдалы микроорганизмнар салкында «эшләми». Әлеге препаратларны җиргә керткәннән соң, активлашсыннар өчен, су сибәргә кирәк. Бакыр катнаш чаралар белән биофунгицидларны катнаштырырга ярамый – бакыр тере бактерияләрне үтерә. Ике ысулны да кулланасыгыз килсә, араларында бер ай вакыт булырга тиеш.
БАШКА МӨҺИМ АДЫМНАР
Туфракның әчелеген көйләгез. Фитофтора төчерәк тирәлектә актив. Көзен доломит оны кертегез. Сидератлар: горчица, арыш, вика, фацелия чәчегез – алар туфракның структурасын яхшырту белән бергә зарарлы инфекцияләргә каршы да көрәшә. Чәчәк атканчы чабып, җир өстендә калдырыгыз яки тирән итмичә генә казып, туфрак белән катнаштырыгыз. Тагын бер мөһим нәрсә – помидор үскән урынга 3-4 ел бәрәңге, томат, борыч, баклажан утыртмагыз. Кабакчалар, кузаклылар яки тамыразыклар белән чиратлаштырыгыз.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина
Нет комментариев