«Сүз тарихы» дип аталган өлеше төрле атамаларның (авыл, чишмә, урам исемнәре, диалекталь сүзләр) килеп чыгышы һәм телебездә кулланылуы хакында. Райондашларыбызны диккать белән тыңлыйк, тарихыбызны белик.
Әлеге проект социаль программаларны үстерү фонды кысаларында гамәлгә ашырыла.
Розалия апа Ибраһимова "Ком базы" дигән парк атамасының тарихын сөйли.
«Ком базы» диеп йөртелә торган күл дә бар бездә. Элек аннан Чувашиянең Төрләмә станциясенә кадәр Норлаттан юл салу өчен ком алганнар, тик соңрак составында тимер булганлыктан төзелеш өчен файдасы булмагач, алмый башлаганнар. Комы булмаса да күле бар. Иң беренче булып алан башында яшәгән Ярулла Әдиятуллин анда агачлар утырта. Әлеге күл тирәсенә шул тирәдә яшәүче игелекле авылдашларыбыз, Ярулла бабайның балалары, оныклары күл тирәсен челтәр койма белән әйләндереп алып яшь үсентеләр утырттылар. Бабайлары истәлегенә элмә такта куела.
Видео: Илсөя Садыйкова, Чулпан Гыйсмәтуллина
Нет комментариев