«Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсы Татарстанда 18, 19 һәм 20 сентябрьдәге тавыш бирү вакытында узачак. Аның катнашучылары смартфоннар һәм автомобильләр ота алачак, дип хәбәр итә ТНВ.
Катнашу өчен өч көннең берсендә сайлау участогына барып, фотосурәткә төшү зарур. Конкурс катнашучылары арасында 33 iPhone 17 смартфон уйнатылачак, ә төп приз – өч Sollers ST8 автомобиле.
Төп призларны уйнату ТНВ телеканалында «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафоны вакытында узачак.
Фотоконкурста катнашуның төгәл шартлары һәм аны оештыручылар турында мәгълүмат «Татарстан Алга» төркемендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә бастырылган.
Татар-информ
Нет комментариев