Алмалы урама
Тәмлетамак

Алмалы урама

Рецепт.

Чәй табынына бик тәмле һәм тиз әзерләнә торган әлеге татлы ризыкны әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк булыр:

  • 4-5 уртача зурлыктагы алма
  • 4 йомырка
  • 120 гр шикәр комы
  • 120 гр он
  • 1/2 ч.к. разрыхлитель
  • 1 ч.к. ванильле шикәр (яки бер чеметем ваниль)
  • бер чеметем тоз

Эчлеккә, теләк буенча, корица, әзрәк лимон цедрасы яки үзегез яраткан башка тәмләткечләр кушарга була. 

Чистартылган алмаларны эре кыргычтан уарга. Әгәр дә бик сусыл булсалар, бисквитның аскы өлеше чи калмасын өчен, кулы­гыз белән җиңелчә сыгыгыз. Ванильле шикәр комы кушыгыз.

Тирән савытка йомыркаларны сытыгыз һәм тоз өстәп, миксер ярдәмендә күпертегез. Әз-әзләп шикәр комын салыгыз. Масса күләмен арттырганчы һәм агарып куерганчы, 7-10 минут тирәсе, болгатыгыз.

Фото: ясалма интеллект

Он белән разрыхлительне бергә иләк аша үткәреп, катнашмага өстәп, сак кына, астан өскә таба кашык белән бутагыз. Күбек утырмасын. Әзер камыр җиңел һәм каймаксыман куе булырга тиеш.

Противеньгә пергамент җәеп, шуңа тигез катлам итеп алманы урнаштырырга һәм өстенә камырны агызырга. 180 градускача кызган мичтә 20-30 минут пешерергә. Артык киптермәгез, югыйсә төргәндә ярылачак.

Әзер бисквитны әйләндереп салырга (алмалы ягы өстә кала) һәм камыр пешкән пергаментны салдырырга. Кайнар килеш урама (рулет) итеп төрергә. Суынгач, өстен шикәр оны белән яки үзегез теләгәнчә бизәргә.


Нет комментариев