«Өмет» волонтерлар штабына — игътибар һәм ярдәм
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Өмет» волонтерлар штабына — игътибар һәм ярдәм

Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров «Өмет» волонтерлар штабының эшчәнлеге белән даими кызыксынып, волонтерлар белән аралашып тора. Штабта башкарылган эшләр, кызларыбызның көндәлек мәшәкатьләре, аларны борчыган мәсьәләләр аның игътибарыннан читтә калмый.

Бу юлы да Илдус Мансур улы «Өмет» штабына килеп, волонтер кызлар белән очрашты. Җылы әңгәмә барышында ул аларның хәл-әхвәлләрен сорашты, эш барышы белән кызыксынды, нинди проблемалар һәм кыенлыклар белән очрашулары турында тыңлады.

Волонтерлар өчен мондый игътибар һәм җирле җитәкчеләрнең ярдәме аеруча мөһим. Чөнки штаб эшенең нәтиҗәлелеге күмәк көчкә, үзара аңлашуга һәм ярдәмләшүгә бәйле. Һәрбер эштә киңәш бирү, кирәк вакытта ярдәм кулы сузу волонтерларга яңа көч һәм ышаныч өсти.

Фото редакция архивыннан

Очрашу вакытында Илдус Саттаров волонтерларның хезмәтен югары бәяләвен белдереп, киләчәктә дә ярдәм итәргә әзер булуын җиткерде. Мондый мөнәсәбәт — җәмгыятьтә бердәмлекнең, үзара ярдәмләшүнең мөһим чагылышы.

«Безнең эш белән даими кызыксынып торуы, хәлебезне сорашуы күңелгә рәхәт. Бу юлы да проблемаларыбызны тыңлап, кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер булуын әйтте. Безнең хезмәтне күреп, бәяләп торулары зур әһәмияткә ия», — ди волонтерлар штабы әгъзасы Роза Ягудина.

Фото редакция архивыннан

«Өмет» волонтерлар штабы кызлары күрсәткән ярдәмнең нигезендә дә нәкъ менә шундый бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү тора. Ә җитәкчеләрнең, җәмәгатьчелекнең игътибары һәм теләктәшлеге волонтерларның изге эшен дәвам итү өчен зур этәргеч булып тора.


Нет комментариев