Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

«Миләшләрем» җыры кемнеке?

Шушы арада гына татар эстрадасында тагын яңа низаг калкып чыкты. Җырчы Лэйна белән Дилә Нигъмәтуллина «Миләшләрем» җырының авторлык хокуклары өчен гауга чыгарды.

Лэйна җырны Зөфәр Хәйретдиновтан сатып алуы, авторлык хокукларының тулысы белән үзендә булуын исбатлап, «Миләшләрем» не мәҗлесләрдә «качып» кына башкаручы Дилә Нигъмәтуллинаны судка бирде. Ә Дилә исә хокукларның Лэйнада икәнлеген белү белән, «Миләшләрем»не башка җырламавы, әмма каршы якның үзен барыбер судка бирүләре турында язып чыкты. Бу җырны башкарырга Зөфәр Хәйретдиновның рөхсәт бирүе турында әйтте, аны гаепләп чыкты.
Җырның көй авторы Зөфәр Хәйретдинов «Миләшләрем» җырына хокукларны Лэйнаның командасына берничә елга бирүе турында сөйләде. .

Әмма талашучылар әлеге җыр турында сөйләгәндә тагын бер төп фигура — сүз авторы барлыгын онытып җибәрделәр. Лэйна инстаграмда Зөфәр Хәйретдиновтан җырның көенә дә, сүзләренә дә авторлык хокукларын сатып алуы турында әйтте.

Бу хәлләрдән соң «Интертат» «Миләшләрем»нең сүзләре авторы Мөдәррис Шакировны эзләп тапты. Мөдәррис абый Зөфәр Хәйретдиновның җырны аның рөхсәтеннән башка гына сатып җибәрүенә гаҗәпләнгән булып чыкты. «Минем беркайчан, бернинди документка кул куйганым булмады», — диде ул.

Мөдәррис Шакировның сүзләрен җиткергәч, Зөфәр Хәйретдинов: «Мин Лэйнага бары тик җырның көенә хокукларны гына саттым. Ә аның сүзләре ирекле кулланылышта», — дип җавап бирде.
Мөдәррис Шакиров исә кызының юристлары әлеге теманы өйрәнүе турында әйтте һәм Зөфәр Хәйретдиновны судка бирү нияте булуы турында да сөйләде.

Интертат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев