Яшел Үзәндә «Кыш Бабай кубогы» II футбол турниры узды ⠀
Чараны шәһәр Советы депутаты, Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев оештырды. Узган ел турнир бер депутат округы чикләрендә узды. Быел формат киңәя төште - уеннарда барлык шәһәр мәктәпләре балалары катнашты. ⠀