Яшел Үзәндә «Кыш Бабай кубогы» II футбол турниры узды ⠀
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Кыш Бабай кубогы» II футбол турниры узды ⠀

Чараны шәһәр Советы депутаты, Яшел Үзән районы башлыгының яшьләр сәясәте буенча ярдәмчесе Артур Камалеев оештырды. Узган ел турнир бер депутат округы чикләрендә узды. Быел формат киңәя төште - уеннарда барлык шәһәр мәктәпләре балалары катнашты. ⠀

- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм массакүләм спортны үстерү - безнең өчен өстенлекле бурычлар. Киләсе елда бу турнирны үткәрергә ниятлибез, әмма инде бөтен район форматында. 3нче номерлы спорт мәктәбе җитәкчелегенә минем инициативаны хуплаулары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Артур Камалеев. ⠀



Яшь футболчыларны бүләкләү тантанасында турнирның мәртәбәле кунагы - РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты. Ул балаларга укуда һәм спорт мәйданчыкларында уңышлар теләде.


Нет комментариев