Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кышкы каникуллар»да аеруча сак булыйк!

Яшел Үзәндә балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән «Кышкы каникуллар» дигән киң күләмле чара башланды.

Узган 11 айда республика юлларында 422 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 450 кеше җәрәхәтләнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә аварияләр чыгуга бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра.

11 ай нәтиҗәләре буенча респуб лика юлларында 12 бала һәлак булган. Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, юл йөрү кагый дәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләрне дә игътибардан читтә калдырмаячак. Балаларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Әтиләр патруле» һәм «Ата-аналар патруле» инициатива төркемнәре, шулай ук «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк.

Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча, алар белән профилактик эш алып бару өчен биреләчәк. Шулай ук, белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев