Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Кулы озын булса, кыскартырлар

Яшел Үзәндә урлауда гаепләнүче 22 яшьлек җирле кеше суд каршына басачак.

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы 22 яшьлек яшел үзәнлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслап чыккан. Ул РФ ҖКның 158нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Сорау алу версиясе буенча, 2021 елның 16 сентябрендә бу егет эш урынында булып, район предприя тиеләренең берсенең складыннан клиентка җибәрелергә тиешле кыйммәтле смартфонны урлаган. Бәясе 47 мең сум торган. Бу егет әлеге урлау фактын ачыклый алмаслар дип уйлаган ахрысы, әмма бик ялгышкан.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.
Җинаять эшен карау өчен җәмәгать судына җибәргәннәр. Хәзер аның алдагы язмышы судья карарына бәйле булачак. Ни уйлап ул бу эшкә баргандыр? 22 яшендә биографиясен дә буяп куйган. Урлашып, кайчан тотылырмын инде дип, куркып йөргәнче, аңа бармавың хәерлерәк. Акча туплап үзе дә, югыйсә телефон гына сатып ала алган булыр иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев