Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзен гаеплегә санамый

Бу хәл 2018 елда була. Казанда яшәүче 26 яшьлек ир (исемен шартлы рәвештә Артур дип атыйк) Кече Өтәк авылында бизнесын оештырып җибәрмәкче була. Авылда күрмәсләр, белмәсләр, тотмаслар дип уйлаган күрәсең. 

Ул Интернет-кибет аша наркотиклы үсемлек – киндер орлыгы сатып ала. Шуны чәчеп, суын сибеп, хәтта ашламалар кертеп, 32 куак үстерә. Уе наркотик матдә ясап кулланучыларга сату һәм табыш алу була. 
Чынлап та, үсемлек өлгереп җиткәч, ул аны җыеп Казанга алып китә, киптерә һәм куллануга 974,23 граммны  әзерләп тә куя. Бер өлешен туганына сату очрагы да ачыклана.  Һәм тагын тыелган үсемлек игүен дәвам итә. Әмма кыңгыр эш, өстәвенә, җинаятьчел гамәл – беленмичә калмый. Полиция хезмәткәрләре сизенеп,  аның участогына хәтле барып җитә. Күпмедер вакыттан соң аның үзен Кече Өтәк авылының Җиңү урамында  «Митсубиси Лансер» автомобилендә тоткарлыйлар. Машинада, сату өчен әзерләнгән, 9 төргәк киптерелгән үлән һәм 2 пластик чиләк табыла.  Автомобиль рулендә  аның туганы була.     Моннан тыш, наркотиклы үлән сарайдан да табып алына. Артурның  наемга алып яшәгән фатирына да тентү ясыйлар. Анда да кәгазь төргәкләр, электрон үлчәү һәм башка кирәк-яраклар табыла. 
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Эдуард Миннегалиев аңлатуынча, тоткарланган Артур үз гаебен танымый. Аны кулга алалар. Хәзер  эше судка җибәрелгән.  
Ул гаебен танырга теләмәсә дә, шундый зур күләмдә үсемлек иккән, әзерләгән, саклаган өчен суд каршында җавап тотарга туры киләчәк. Белгәнебезчә, наркотикларга бәйле җинаятьләр кылган өчен җәза бик каты билгеләнә. Прокуратура аны РФ Җинаятьләр кодексының 231нче маддәнең 1нче өлеше (наркотиклы үсемлек үстергән өчен), 228.1нче маддәнең 1нче өлеше (наркотиклы матдәне законсыз саткан өчен) һәм 30нчы маддәнең 3нче өлеше, 228.1нче маддәнең 1нче өлешенең 4нче пункты (группа белән алдан сүз куешып зур күләмдә наркотик матдәне законсыз сатарга җыенган өчен) буенча гаепли. 
Шулай булгач, җәзасы йомшак булырына ышаныч юк. Судта аны кызганып-нитеп тормаслар, лаеклысын бирерләр. Үсемлекнең дә законлысын үстерергә кирәк шул. Ә бу кешенең нияте үстерү генә булмаган.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X