Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз авылыңның тарихын беләсеңме?

Редакциягә хат килеп төште. Хатлар күп килә, кемне кемдер мактый, кемдер сүгә...

Әмма монысының эчендә зур үтенеч ята иде – бер олы яшьтәге ханым газетабызда  моннан нәкъ бер ел элек дөнья күргән Рафил Җәләлиевнең «Албаба станциясе»  дип аталган  язмасын А3 форматына чыгарып бирүебезне үтенгән. Ул аны, яшьлегенең  бер истәлеге итеп, фатирының диварына элеп  куярга уйлый. Бер уйлаганда, гади генә үтенеч, хәтта бераз сәеррәк тә. Ләкин бу халыкның туган якны өйрәнүгә, аның тарихына  кагылган язмаларга, китапларга  ихтыяҗның зурлыгын күрсәтә торган бер дәлил.

Туган авыл турында язылган китап­ларны авылдашлар, якташлар ике дә уйламый сатып ала һәм өенең түрендә, ә кемдер оныкчыкларының да балаларына дип, сандыгында сак­лый. Ә туган авылы, аның тарихы, үткәне, киләчәге  турында язмаларны туплап китап итеп бастыручылар районыбызда сирәк булса да бар. Болар Акъегеттән  Илгизәр Тимершин, Бакырчыдан Рәйханә Зәйнуллина, Күгәйдән Рафил Җәләлиев,  Мулла Иленнән Равил Сәйфетдинов һәм башкалар. Шырдан төбәген өйрәнүче Фәрит Закиров, Күгеш, Айдар, Әрә авыллары тарихын өйрәнүче Фәния Әхмәтҗановадан да  авылдашлары тиздән зур бүләк  алыр дип өметләнәбез. Минем белүемчә, бу авыллар тарихын өйрәнү буенча  зур эш башланган да инде.  
Татар тарихының  аерылгысыз бер өлеше булган  төбәк тарихын өйрәнүгә ихтыяҗ зур дидек. Менә шуңа да Казанда бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены җыелып, проблеманы уртага салып сөйләштеләр. Ә проблемалар байтак җыелган. Дөрес, республикада соңгы елларда гына да  авыллар тарихына багышлап 1000нән  артык китап бас­тырылган.

Тулы язма газетаның җомга санында (№23).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев