Төзек юллар, авылда җиңел машиналар барлыкка килгәнче, авыл халкын дөнья белән тоташтыручы нокта булып Албаба тимер юлы тукталышы (авыл халкы «Албаба станцасы», дип атап йөрде) хезмәт итте.
Кайчан төзелгән бу тимер юл, ул төзелгәнче, авыл халкы нинди юллар аша дөнья белән элемтәдә торган? Бу турыда үзем белгәннәр белән сезне дә таныштырып китәргә уйлыйм, хөрмәтле укучыларым. Пароходлар, паровозлар барлыкка килгәнче, халыкка транспорт чарасы булып гасырлар буенча ат хезмәт иткән. 1850 елларда Идел елгасында пароходлар йөри башлый. Безнең авылга якын булган елга пристане Козловка авылында барлыкка килә. Идел буена урнашкан шәһәрләргә пароход белән шушы Козловка пристане аша барып җитү мөмкинлеге барлыкка килә. 1880 елларда Рәсәйдә тимер юллар төзү эше җәелеп китә. 1893 елның 22 декабрендә Свияжск - Рязань - Мәскәү тимер юлы ачыла. Шушы тимер юлда төзелгән Төрләмә тукталышы Күгәй авылыннан 15 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан. 1894 елның 15 июнендә тимер юлның Яшел Үзән - Казан бүлеге ачыла. Бу вакытта Идел аркылы күпер әле төзелмәгән була. Бу бик күп уңайсызлыклар тудыра. Тимер юлда йөрүче халыкка йөкләре белән Свияжскида поезддан төшеп, Идел аркылы көймәдә чыгып, Яшел Үзәндә яңадан поездга утырырга кирәк булган. Шуңа күрә 1909 елда күпер төзү эше башланып китә. 1913 елда зур авырлыклар белән күперне төзеп бетерәләр. 23 июльдә ачу тантанасы була. Күпергә Романов исеме бирелә. 1957 елда эшләп килгән күпер янында яңа икенче тимер юл күпере төзелә. Күгәй авылы халкы өчен Рәсәйнең төрле шәһәрләренә тимер юл белән барып җитү мөмкинлекләре ачыла. Авыл халкы ат белән дә, җәяүләп тә, каядыр барыр өчен, Төрләмәгә йөри.
1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Гитлер гаскәрләре Мәскәү янына кадәр килеп җитәләр. Көнбатыш һәм көньякка бара торган тимер юллары, хәрби эшелоннар бомбага тотыла башлыйлар. Сталинград, Дон фронтлары бик күп гаскәр һәм корал таләп итәләр. Шушы максат белән Идел буйлап яңа тимер юл төзергә карар кылына. Бу тимер юл Казан белән Ульяновск шәһәрләрен тоташтырырга тиеш була. Озынлыгы 204 чакрым тәшкил итә. 1941 елның көзендә юл төзергә бик күп немецларны алып киләләр. Болар әсир немец солдатлары булмыйлар. Чөнки немец-фашист армияләре Мәскәү астында торалар. Аларның күпләп әсирлеккә эләгүләре турында сүз дә алып барып булмый. Аннары бу эшкә китерелгән немецлар рус телен яхшы белгәннәр. Бу бәхетсез төзүчеләр Екатерина II («Әби патша») заманында Рәсәйгә китерелгән, Идел буенда яшәүче совет немецлары була. Алар бик авыр шартларда ачлы-туклы яшиләр һәм намус белән эшлиләр. Алар тырышлыгы нәтиҗәсендә юл срогыннан алда - 1942 елның сентябренә өлгерә. Тимер юлны кыска срокларда төзеп бетерү Сталинград операциясен үткәрүдә бик зур ярдәм итә. Яңа, кыска, куркынычсыз юлдан бер-бер артлы фронтка эшелоннар агыла. Бу тимер юл Күгәйдән 8 чакрымнар чамасында урнашкан Албаба авылы яныннан үтә. Шушы урында Албаба тукталышы (Күгәйчә Албаба станцасы) барлыкка килә. Илгә куркыныч янаганда төзелгән бу тимер юл, тимер юлда барлыкка килгән Албаба станциясе, безнең яктагы авылларга, шул исәптән Күгәй авылына да, халыкны дөнья белән тоташтыру урыны булып хезмәт итә башлый. Кая гына китмәде һәм кайлардан гына кайтып төшмәде Күгәй авылы халкы шушы Албаба станциясе аркылы. Ә Төрләмә станциясен авыл халкы бөтенләй диярлек оныта. Яшьлектә, Казанда укыган елларда, безнең буынга да язгы-көзге айларда, су үтә торган тишек резина итекләр киеп, шактый таптарга туры килде шушы Албаба юлларын. Төнге өчләр тирәсендә Уфа поездыннан Албабага төшкәч, Күгәйгә берәр машина кайтмыймы икән, диеп, юлга чабасың. Караңгы юлда бернәрсә дә күренмәгәч, күчтәнәчкә дип алган бер сетка клиндерне, булки тутырылган икенче сетканы кулъяулык чыгарып бер-берсенә бәйлисең дә йөкне җилкәгә салып, тау башында җемелдәгән Норлат утларына карап, бәхеткә каршы, бәлки юлда берәр машина килеп чыгар дигән өмет белән җәяүләп юлга кузгаласың. Норлатны узып, күчтәнәчләр җилкәне кисә башлагач, каерылып, берәр машина куып килмиме икән, диеп, артка карыйсың. Кызганычка каршы, күп вакытта артта да караңгылык кына була иде. Бик еракта калды бу еллар. Ләкин ниндидер авыр, тискәре яктан хәтердә сакланмадылар. Чөнки без яшь идек. Безне матур киләчәк көтә, тишек итекләрне һичшиксез ялтыраган ботинкаларга алыштырырга тиешбез, дип хыяллана идек. Гомер уза торды, хыяллар чынга аша башлады. Соңгы елларда Казаннан яхшы җиңел машинада авылга кайтканда, яшьлектә җәяү йөрган юллардан узып китәм. Үткәннәр искә төшә. Албаба станциясен, Норлат башын узып киткәндә, авылдашлар тормыймы икән, торсалар, утыртып кайтыр идем, дигән уйда игътибар белән юл читенә карыйм. Бәхеткә каршы, юл читләре бушап калды, җәяү йөрүчеләр дә бөтенләй очрамый диярлек. Димәк, тормыш әкренләп җиңеллеккә таба бара.
(«Күгәй авылым - яшьлегем хатирәләре» китабыннан өзек)
Рафил Җәләлиев.
Күгәй
Нет комментариев