Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юкә чәчәге җыяр чак

Дуслар, сизәсезме соң, юкә агачы чәчәк атарга әзерләнә бит. Аны менә нәкъ  чәчәкләрнең яртысы ачылган, яртысы бөреләнеп торган чакта җыю әйбәт икән.

   Юкә чәчәген җыйганнан соң, күләгәле, җиләс урында киптерәләр. Дөрес итеп киптерелгәндә ул үзенең файдалы үзлекләрен өч ел югалтмый. 
  Юкә чәчәге составында эфир майлары, ачы һәм дуплау матдәләре, флавонидлар, кумарин, балавыз, шикәр, глюкоза, каротин, витаминнар, микро һәм макроэлементлар бар.
  Чәчәкләрдән бик тәмле чәй әзерләп эчәләр. Мондый чәй барлык салкын тию, үпкә, бөер авыруларыннан коткара. Әмма озак вакыт эчү йөрәк эшчәнлегенә зыян сала.
  Йокысызлыктан коткара. 1 стакан кайнар суга 15 г чәчәк салып төнәтәбез дә, 20-30 минут тотабыз (бу классик ысул) һәм йоклар алдыннан эчеп куя­быз.
  Авыз куышлыгы авыруларына (пародонтоз, стоматит) ярдәме зур. Классик ысул белән әзерләнгән төнәтмәгә 5 г чәй содасы гына өстәп җибәрегез дә, авызыгызны чайкагыз. 
  Иммунитетны ныгыту һәм канда холестерин күләмен киметү, зыянлы тозларны чыгару өчен термоска 2 бал кашыгы юкә чәчәген, 1 бал кашыгы кычыткан, 1-2 ботак сельдерей яфрагы, 20 г имбир салып, 1 литр су өстибез дә, көн дәвамында эчәбез.
  Ярты литр суга 8 аш кашыгы юкә чәчәге салып, 10-15 минут кайнатып алыгыз. Суынгач, сөзеп, чәчләрне юганнан соң, чайкап алырга мөмкин. Һәм чәчегез ялтырап китәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X