Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йортыгызны страховкаладыгызмы әле?

Март уртасы да җитеп килә. Димәк, салкын кыштан соң кояшлы язның да бер аен ваклап барабыз. Кар-бураннар әле тынып тормаса да, язгы кояш карны көнләп түгел, сәгатьләп ашый. Тамчы тамып, бозны тишә. Озак та үтмәс, күңелләрне ашкындырып Идел елгасында боз китәр, вак елгалар да, күлләр дә уяныр, озын кыштан соң үз характерын күрсәтә башлар.

Куйбышев сусаклагычында су биеклеге бу көнгә (6 мартта) 53,2 метрга җиткән диделәр Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетның гадәттән тыш хәлләрне  кисәтү һәм юкка чыгару, янгын куркынычсызлыгы  комиссиясе утырышында.
– Мондый күтәрелешнең  1979 елдан бирле булганы юк  иде, – дип ассызыклый Яшел Үзән МЧС идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов.Соңгы елларда мондый хәл теркәлмәде. Шуңа күрә җитди су  басулар булырга мөмкин. 1979 елда шулай күпме дача су астында калган. Октябрьский, Васильево бистәләренең  бакчачылык җәмгыятьләрендә бакчаларның зыян күрүе бар. Шуңа күрә хәзердән үк бакчачылык җәмгыятьләре рәисләре белән җыелышлар уздырып,  бакчачыларның мөлкәтен страховкаларга тәкъдим итәргә кирәк.  Бу шулай ук  су баса торган  башка авылларга да кагыла. Мамадыш-Әкил, Мулла Иле, Рус Әҗәле кебек  авыллар  башлыкларына язгы ташу чорына ныклап әзерләнеп,  дамбаларны ныгытырга киңәш ителә. Узган елларда су басулар булмады дип, тынычланырлык урын юк. Авыр техника кулланып канау­ларны чистартыр вакыт. Һәр җирлекнең үзенең нәзберек урыннары бар.

Андый-мондый хәлләр килеп чыга-нитә калса, халыкны, терлекләрне, матди байлыкны эвакуацияләү планын булдыру, урыннарын билгеләү турында да әйтелде бу утырышта. Чынлап та, бик җаваплы вакыт  шул. Халык арасында ныклы аңлату эшләре алып барылса, күп бәла-казаны булдырмый калып була. Боз өстенә чыгу, боз сөңгеләре эленеп торган урыннарда – йөрү куркыныч. Кыскасы, сакланган – коралланган дигән сүз.
Март аенда безне тагын бер җитди вакыйга көтә.

Тулырак газетаның чәршәмбе санында (№17).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев