Йортыгызны страховкаладыгызмы әле?
Март уртасы да җитеп килә. Димәк, салкын кыштан соң кояшлы язның да бер аен ваклап барабыз. Кар-бураннар әле тынып тормаса да, язгы кояш карны көнләп түгел, сәгатьләп ашый. Тамчы тамып, бозны тишә. Озак та үтмәс, күңелләрне ашкындырып Идел елгасында боз китәр, вак елгалар да, күлләр дә уяныр, озын кыштан соң үз характерын күрсәтә башлар.