Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзсалымга иң юмарт җирлек

Ачасыр клубында гына шулай салкындыр дип уйлаган идек, юк шул, тагын бар икән котыпка барган кебек төренеп кереп утырырга кирәк булган мәдәният йортлары. Акъегет авыл җирлеге халык җыенына вакыт табып килүчеләр бу хакта белгәннәрдер инде, алдатмаганнар. Ә менә җирлек башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев үзе трибуна артында егетләрчә, костюмнан гына 2017 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

Акъегет – район буенча үзсалым акчасын кеше башыннан иң зур суммада җыючы җирлек. Ул биредә 500 сум. Башка авылларда шуның яртысыннан азрагы да көч-хәлгә тапшырылганда, мондагы күрсәткеч үрнәк итеп куярлык. Инде белгәнегезчә, акча күбрәк җыелган саен, эшләр дә күбрәк башкарыла. Бигрәк тә халык актив һәм үзаңлы булып, референдум нәтиҗәсе буенча билгеләнгән акчаны март ахырына кадәр биреп бетерсә.
– Дүрт ел эчендә җыйналып бетмәгән акчаның суммасы 432 мең тәшкил итә. Әгәр дә ул безнең счетта булса, өстәмә 1080 м² юл төзегән булыр идек. Шуны да сезгә җиткерәсем килә, референдум карары – һәр кеше өчен закон һәм аны үтәргә тиешбез. Башкача булганда, административ комиссиягә һәм судка мөрәҗәгать итәчәкбез, – дип кисәтте җирлек башлыгы. – Бүгенге көнгә максатчан салым акчасын җыю сүлпән бара, ашыгыгыз. Башкарыласы эшләр күп, авылларыбыздагы яшәү шартларын яхшы якка үзгәртү, күреп торасыз, хәзер үзебездән тора.
Чынлап та, үзсалым акчасына төрле программалар ярдәмендә Акъегет авыл җирлегенә кергән өч авылда (Акъегет, Сөнчәләй, Бакырчы) юлларга вак таш җәелгән, көн-күреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар булдырылып ТКХ ярдәме белән чүп түгелгән. Бакырчыда скважина казып, 50 кубометр сыешлы башня, 6 янгын гидранты урнаштырылган һәм 2135 метр су трассасы сузылган. Акъегет белән шул ук Бакырчыда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр төзелгән. Биредә яшәүче халык та тик ятмый, өмәләрдә хәленнән килгәнчә катнашып, төзекләндерү-чистарту кебек күмәк башкарыла торган эшләрдә үз өлешен кертә. Һәр өч авылда да, торган җирләре өчен җан атып, үз исәпләреннән риясыз ярдәм күрсәтүчеләр бар. Бакырчыдан Бәхтияровларны районыбызда гына түгел, республикада да яхшы беләләр. Якын-тирәдә тиңе булмаган мәчет төзетеп, исемен мәңгеләштерүчеләрнең авыл һәм авылдашлары өчен башкарган эшләре бихисап. Быел кыш алар тырышлыгы белән булдырылган хоккей мәйданчыгында балалар гына түгел, зурлар да уйнап рәхәтләнде. Сөнчәләйдә Хәйруллиннар инициативасы һәм ярдәме белән күпер төзелгән. Ә Акъегеттә И.Гаязиев, Ф.Сәмитов, Г. Бикмуллин һәм Сәлахиевлар гаиләләре авыл юлларын төзәтүгә зур өлеш керткән.
Ниһаять, дистәләгән еллар буена финанслау күрмәгән җирлекләр, менә шулай үзсалым акчасы ярдәмендә ватык-җимереклектән әкренләп арыну мөмкинлеге алды.

Тулырак материал газетаның җомга санында (№18).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район сход граждан Акзигитово

2
X