Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасыр авылы мәктәбенә Шакирҗан Таһири исеме бирергә телиләр

Татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри Кече Шырданда туса да, исемен Олы Ачасыр авылы белән еш бәйлиләр. Аның исемендәге архитектура-этнография комплексы да биредә урнашкан, заманында Олы Ачасыр мәктәбенә олуг шәхесебезнең исемен дә бирергә телиләр.

Олы Ачасыр үз авылында туып-үскән, күренекле педагог-мәгърифәтче, татарлардан иң беренче дипломлы рәссам, «Әлифба» язучы, аваз (саутия) методын һәм татар методик әдәбиятын нигезләүче, Татар укытучылар мәктәбе укытучысы Шакирҗан Таһири исеме белән дә лаеклы төстә горурлана ала.

Нәкъ менә аның туган көнендә –12 мартта беренче тапкыр Олы Ачасыр гомуми белем бирү мәктәбендә Шакирҗан Таһириның 160 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Беренче коймак төерле була дисәләр дә, бу очрашуны бик тә файдалы, кайткан кунак­лар һәм катнашкан укучылар өчен дә әтрафлы булды дип уйлыйм. Чөнки 1858-1918нче елларда гомер иткән бөек якташыбыз исемен әле күпләр белми дә һәм аның хезмәте тиеш­ле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән дә. Әлеге конференция Шакирҗан Таһири исемен мәңгеләштерүгә, яшь буынга танытуга беренче адым булды дисәң дә ярый. Дөрес, 2015нче елда мәгърифәтченең туган нигезенә мемориаль такта урнаштырылган иде. Хәзер исә мәктәп коллективының теләге Олы Ачасыр мәктәбенә Шакирҗан Таһири исемен бирү. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Абзалина фикеренчә, бөек шәхеснең исемен йөртү киләчәктә авылның белем бирү учагын сүндермәскә, мәктәпкә йозак элмәскә дә бер этәргеч булыр иде.


Тулырак материал газетаның җомга санында (№18).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X