Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлауга ни өчен барырга?

Тавыш бирү мөмкинлегеннән файдалану өчен берничә сәбәп:

1.Тавыш һәм сайлау хокукы Россиянең барлык гражданнарына югары закон – Конституция тарафыннан бирелгән. Әлеге хокуктан файдалану дәүләт белән идарә итү процессында катнашу, хөкүмәткә йогынты ясау һәм хәтта аны үзгәртү мөмкинлеге бирә.

2.Безнең киләчәк тормышыбыз кемне сайлавыбыз белән тыгыз бәйле.

3.Сайлауларда катнашу – яшәгән җиреңнең язмышына битараф булмауны күрсәтә. Үз тавышын кысып, җәлләп ятмыйча, аның хокукын  кулланган гражданин хөрмәткә лаек.

4.Халыкның бик күпләп тавыш бирүе – сайлауларның гадел узу нигезе.

5.Сайлау участогы сез яшәгән җиргә якын урнашкан. Анда барып тавыш бирү өчен 15 минут вакыт җитә.

6.Үз ихтиярыңны, теләгеңне белдерү – җаваплылык. Илдәге барлык вакыйгалар өчен сайлаучылар гына җаваплы.

7.Һәм, ниһаять, сайлауларда катнашу фальсификация (ялган документлар ясау) куркынычын киметә. Сайлау участогына халык күбрәк килгән саен, тавыш бирү нәтиҗәләрен үзгәртү кыенлаша.

Гражданнарга сайлау мөмкинлеге еш түгел – берничә елга бер генә бирелә. Ул – чын мәгънәсендә үз тормышыңны, шәһәреңне, илеңне яхшы якка үзгәртү өчен сирәк булса да бирелә торган мөмкинлек. Актык чиге, тырышып карау өчен...

Илсөя Заилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Үзән сайлау Президент сайлаулары 18 март