Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Язгы бозга таянма...

Кояш ныграк яктырткан саен көннәр дә җылынганнан җылына бара.

Шуңа бәйле МЧС хезмәткәрләренең дә «кайнар» вакыты башлана.  Язгы боз бик мәкерле. Тышкы яктан ул нык булып күренсә дә, эчтән көпшәк була.  Нәкъ менә шушы чорда аз сыешлы суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) хезмәткәрләре кешеләрнең һәм транспорт чараларының боз өстенә  санкцияләнмәгән чыгу урыннарын ачыклау буенча тикшерүләрен көчәйтә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 25 июнендәге  435нче карары белән  су объектларында кеше гомерләрен саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер су объектларында 7 сантиметр калынлыктан кимрәк боз өстенә чыгучыларга кисәтүдән алып, 1500-2000 сумга кадәр штраф салу каралган.  Вазифадагы затлар өчен – 5000-7000 сум. Юридик затларга  бозга кергән өчен 50 мең сумнан алып 70 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк.
Норматив-хокукый актларга нигезләнеп, махсус төзелгән профилактик төркемнәр  планлы рәвештә  Яшел Үзәннең су объектларын күзәтә.  Профилактик төркемнәр составына ГИМС үзәге, ОСВОД, ЯҮМР башкарма комитетының җәмәгать тәртибен саклау бүлеге, ТР буенча ФПСның 8нче отряды хезмәткәрләре  кергән. 
– Хәзер төп көч  елга һәм күлләр янында яшәүчеләрне кисәтүгә һәм сулык­ларда патруль торуларга юнәлтелә, – дип сөйли ГИМСның  Яшел Үзән инспекторлар бүлеге җитәкчесе Сергей Евсеев. – Без кешеләрне кисәтеп кенә калмыйбыз, ә аларга коткару ысулларын да өйрәтәбез,  бозда үзеңне тоту кагыйдәләрен дә таратабыз.
Бердәм рейдларның төп максаты – су объектларында гадәттән тыш хәлләрне һәм кеше үлемнәрен булдырмау. Тикшерү төркемнәре инспекторлары  балыкчылар белән дә аңлату эшләре алып бара. Кагыйдә бозучыларга беркетмәләр төзелгән очраклар да бар. 
Әгәр дә шундый кисәтүләргә карамыйча, бозга чыгып,  бәлагә тарысаң, инспекторлар  бозга тотынып калырга яисә мөмкинлек булса, өстенә менеп ятарга һәм куркыныч урыннан ничек булса да чыгу юлын эзләргә кирәк, дип аңлата. Һәм, әлбәттә инде, ярдәм чакырырга.
Бәхетсезлек чыкканда коткару хезмәтенә 01 яисә мобиль телефоннан 112гә шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Резидә Йосыпова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев