Капиталь ремонттан баш тартып буламы?
– Йортта капиталь ремонт башланды. ТСЖ, фатирлардагы тәрәзә уемнары тимер конструкцияләр белән ныгытылачак, дип хәбәр итте. Минем аңлавымча, рамаларны алып, тәрәзә төпләрен салдырачаклар һәм металл конструкция урнаштырачаклар. Мондый эшләр башкарылганнан соң тәрәзәләрнең кырыйларын һәм стеналарны куптарачаклар. Милек хуҗасы буларак, мин әлеге конструкцияне үз фатирымда куйдырудан баш тарта аламмы?