Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җитәкче дә, имам да

Җомгага ак киемнәрен киеп, авыл буенча мәчеткә барган ак сакаллы бабайларыбызга рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Шул матур көннең бәйрәм икәнен тагын бер кат исебезгә төшерә кебек алар.

Совет чорыннан соң, дин әле тыелган вакытларда, күпләр аңа яңадан бик авыр кайтты. Авылның гади имамы кешеләр Исламга якынайсын һәм Коръән буенча яшәсен дип, мәчеткә халыкны күбрәк тарту өчен ни эшли ала соң? Һәркемнең үз юлы һәм алымнары. Бәчек авылының имамы Хәйдәр Сибгатуллин белән без нәкъ менә шул турыда сөйләшергә булдык.  
– Хәйдәр хәзрәт, кайчан һәм ничек дингә тартыла башладыгыз? 
– Безнең Бәчек авылы мәчете бик тузган, искергән иде. Минем моңа бик эч пошты. Шунда гает бәйрәмендә авыл халкына: «Әйдәгез, җәмәгать, бездән башка килеп төзәтүчеләр булмас, бергә җыелабыз да, рәткә китерәбез мәчетебезне», – дип  мөрәҗәгать иткән идем. Башта әкренләп үзем башлап җибәрдем, соңыннан авылдашлар да кушылды, рәхмәт аларга, шактый гына акча җыелды. 2-3 ел эчендә мәчетнең эчен дә, тышын да ремонтладык.

Менә шул озын кышкы кичләрдә, мәчетебезне төзекләндергәндә (ул вакытта полициядә эшлим) дини китаплар укый башладым. Чынлап та, дөрес сүзләр язылган икән, дип үз-үземне инандырып утырдым. Сүрәләрен дә өйрәндем. Шуннан соң, Аллаһ Тәгалә кодрәте белән, диндә бик көчле кеше – Рамил хәзрәт Юныс очрады. Ул миңа Ислам юлына басарга зур этәргеч булды. Рамил хәзрәт мисалларыннан, үтемле вәгазьләреннән соң, машАллаһ, намазга да бастым. Җомга намазларына – вакыт булганда, өйлә намазларына мәчеткә йөри башладым. Шуннан мәчетнең имамы Равил хәзрәт Садриев, мин инде карт, мәдрәсәгә укырга кереп, минем эшемне дәвам итәрсең, дип димләде. «Әмма, улым, исеңдә тот: диннең бөтен кануннарын өйрәнү – инә белән кое казу белән бер», – диде.  Кердем, укуымны әле дә дәвам итәм. Шулай итеп 2017 ел башында мине Бәчек авылы имамы итеп сайлап та куйдылар.
– Хәзрәт, бүгенге көндә нинди эшләр белән мәшгульсез? Нинди мәсьәләләр борчый үзегезне?

Әңгәмәне тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№26)

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев