Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТОСЭРның бишенче резиденты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Нижнекамск» һәм «Зеленодольск» алдан баручы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә (ТОСЭР) эшчәнлек турында килешү төзүгә заявкаларны карау буенча комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Комиссия әгъзалары «Зеленодольск» ТОСЭР территориясендә электр энергиясен исәпләү  интеллектуаль приборлары базасында түбән вольтлы  комплектлау җайланмаларын (НКУ) җитештерүне планлаштырган «Промэнерго» компаниясе проектын карауны хуплады. Проектның гомуми суммасы 63,4 млн сум тәшкил итә. Предприятиедә 28 эш урыны булачак. Уртача хезмәт хакы 42 мең сумга кадәр җитәргә тиеш. Проект гамәлгә ашырылган чорда бюджетның барлык дәрәҗәсенә дә (2019-2033 еллар) 101,3 млн сум керер дип планлаштырыла. 
Исегезгә төшерәбез, Зеленодольск ТОСЭРга дүрт резидент кертелгән инде:
«Татфарм» ҖЧҖ. Ул «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгында  даруларны  заманча фармацевтик җитештерү проектын гамәлгә ашыра.
«Казан полимер арматурасы заводы» ҖЧҖ. Завод җылылык, газ һәм су белән тәэмин итү системалары өчен полимер арматура җитештерәчәк.
«СПК «Гефест» ҖЧҖ. Компания металл әйберләр эшкәртү буенча җитештерү комплексы төзи, чуен һәм корыч заготовкалар эшкәртү белән шөгыльләнәчәк.
«Йомшак контейнерлар фабрикасы» ҖЧҖ. Серго исемендәге заводның 15нче цехы җитештерү мәйданчыгында урнашкан  фабрика бит-беглар һәм полипропиленнан төрү капчыклары, полиэтиленнан рулон материаллар, полипропилен тукыма җитештерергә җыена.

Фото: http://zelenodolsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев