Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Капиталь ремонттан баш тартып буламы?

– Йортта капиталь ремонт башланды. ТСЖ, фатирлардагы тәрәзә уемнары тимер конструкцияләр белән ныгытылачак, дип хәбәр итте. Минем аңлавымча, рамаларны алып, тәрәзә төпләрен салдырачаклар һәм металл конструкция урнаштырачаклар. Мондый эшләр башкарылганнан соң тәрәзәләрнең кырыйларын һәм стеналарны куптарачаклар. Милек хуҗасы буларак, мин әлеге конструкцияне үз фатирымда куйдырудан баш тарта аламмы?

– Металл конструкцияне урнаштыру бинаны ишелүдән саклау өчен кирәк. Димәк, сез аны куйдырудан баш тартсагыз, ТСЖ һәм Капиталь ремонт фонды, йортның уртак милкенә юл куюыгызны таләп итеп, сезне судка бирергә мөмкин. Суд ул таләпне канәгатьләндерергә мәҗбүр булачак, ә сезнең өскә әле суд чыгымнарын түләүне дә йөкләячәк. Мондый даулашуларга юл куймас өчен, тәрәзә кырыйларын үзегез ипләп кенә салдырып карагыз яки төзүчеләрдән гарантияле хат таләп итегез. Анда, ремонт эшләре вакытында килеп чыккан зыянны түләячәкләре яки кирәкле төзекләндерү эшләрен башкаруны үз өсләренә алулары турында язылган булырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев