Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшь инспекторлар көч сынашты

Балалар һәм яшүсмерләр  катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, аларга урамнарда һәм юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, балаларны һәм яшүсмерләрне яшь инспекторлар хәрәкәте отрядларына җәлеп итү максатыннан 3 апрельдә  «Иҗат үзәге»  МБУ базасында   «Иминлек тәгәрмәче –2019» юл хәрәкәте яшь инспекторларының конкурсы уздырылды.

Анда  район һәм шәһәрнең 18 мәктәбеннән яшь инспектор командалары катнашты.

Бу чара тантаналы гимн астында башланып китте. Катнашучыларны  Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин котлады һәм уңышлар теләде. Тантанадан соң балалар станцияләр буенча таралды. «Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр» этабында  конкурста катнашучылар  видео­проекторлар һәм махсус экран ярдәмендә чатлыкларда  юл йөрү кагый­дәсен белүләрен күрсәтте. Икенче этапта командаларга  теоретик белемнәрен күрсәтергә кирәк иде. Конкурсантлар юл-транспорт фаҗигасендә зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча сорауларга җавапларын бирде. «Велосипедта фигуралы йөртү» станциясендә  катнашучылар велосипедта  йөрү осталыгы һәм юл йөрү кагыйдәсен белү буенча ярышты. Иҗади конкурста  һәр команда  «Бергәләп юл хәрәкәте иминлеге өчен» чыгышын күрсәтте. Бу конкурста  Әйшә урта мәктәбе командасы зур осталык күрсәтеп, җиңеп чыкты. Һәм алар Яр Чаллыда узачак республика конкурсында катнашачак.  Икенче урынны – Татар Танае урта мәктәбе алса, 7нче урта  мәктәп – 3нче урында. Җиңүчеләргә – кубоклар, грамоталар һәм велосипедлар, калган катнашучыларга  Рәхмәт хатлары һәм сувенирлар бирелде.  ЮИД командалары җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Бөтен призлар да «Юл хәрәкәте иминлеге» ГБУ тарафыннан әзерләнде. «Имин тәгәрмәч» конкурсы  быел программасының эчтәлекле, оешкан төстә узуы, күңел күтәренкелеге һәм кояшлы көне белән истә калды. Балалар бу чарадан  уңай эмоцияләр алды, яңа дуслар тапты,  белемнәрен күтәрде. Әлеге конкурс ел саен  катнашучыларда кабатланмас хисләр калдыра.  Моннан соң юлларда  кызыл утка  чыгарга берәүнең дә уена килмәячәк. Юл йөрү кагый­дәләрен алар яттан белә.

Юлия Леонтьева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев