Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә автобус һәм ике автомобиль яна башлаган вакыт видеога эләккән

Янгын шимбә, 26 майда, Гоголь урамындагы гаражлар янында булган.

“Татар-информ”да Яшел Үзәндә бөтенләй янып беткән автобус , “ГАЗель” һәм  җиңел автомобильнең яна башлаган вакыты видеоязмасы барлыкка килде.

Алдан “Татар-информ” шимбә, 26 майда, Гоголь урамындагы гаражлар янында янгын чыкканлыгын хәбәр иткән иде. Ут автобус, “ГАЗель” һәм җиңел автомобильне ялмап алган.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ун минуттан утны сүндергән. Транспорт чаралары бөтенләй янып беткән.

“Татар-информ”га хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итүенчә, янгынның сәбәбе - ут төртү.

Беренчел мәгълүматлар буенча, видеокүзәтү камераларына эләккән ике яшүсмернең җинаятькә катнашы булуы мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев