Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында 16 җинаять теркәлгән

Эчке эшләр бүлегендә 16 җинаять теркәлгән. Шуларның 10сы – шәһәрдә, 6сы районда булган. 17 җинаять ачылган. 4се – «кайнар эздән». 3 талау, 10 урлау, 2 мошенниклык булган.

  • Ореховкада 35 һәм 37 яшьлек ике яшел үзәнле бер кафеның кондиционерын урлап алып киткән.

Шевченко урамындагы кибеттән  беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 41 яшьлек ир 671 сумлык товар урлап тотылган. 

  •  Албаба станциясендә элек хөкемдә булган Казанда яшәүче 31 яшьлек ир 28 яшьлек ирнең телефонын һәм акчасын талаган.

 64 яшьлек яшел үзәнле сайт аша санлы пианино сатып алам дип мошенникларга 23100 сум акчасын биргән.

  •  Васильевоның Залесная урамыннан 19 яшьлек егетнең «ВАЗ-21120» автомашинасы урланган. Аны шушы бистәнең Раифа тыкрыгында тапканнар. Әмма автомобильнең автомагнитоласы, колонкалары һәм аккумуляторы  урланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев