Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ялганчыны төрмә дә төзәтми

Мошенниклык очраклары турында без әледән-әле язып, кисәтеп торабыз. 

Шулай булуга карамастан, халык ышанучан, билгесез кешеләргә акча күчерә, алдана һәм ялгыша. Ә ялганчылар кул кушырып утырмый. Хәтта рәшәткә артында да.
Менә күптән түгел генә әле Яшел Үзән прокуратурасы хөкем ителгән урыннан торып бик күп кешене алдаган 36 яшьлек Константиновны (фамилиясе үзгәртелгән) гаепләп, эшен судка җибәрде. 
Тоткында була торып та, бу кеше үзенең җинаятьчел гамәлен ничек тормышка ашыра алган соң? Менә монысы чын табышмак. Хәзерге санлы техника заманында ышанмыйча да мөмкин түгел. Константинов төзәтү колониясе территориясеннән кәрәзле телефон аша стационар телефоннарга шалтыратып, тавышын үзгәртеп, кешеләргә туганнары исеменнән полициягә эләгүе, проблеманы хәл итүгә акча кирәк булуы турында хәбәр итә торган булган. Кешеләр ышанган. Әйтик,  4 очракта  зыян күрүчеләр  мобиль телефоннарның абонент номерлары исәбенә  барлыгы 108 600 сум акча күчергән. Ә 24 очракта  Константиновка  үзенең ялганын аңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында тормышка ашыру мөмкин булмаган. 
Кыңгыр эш барыбер беленмичә калмый. Бу мошенникны хокук сакчылары эзләп тапкан. Хәзер ул РФ УКның (Җинаятьләр кодексы) 159нчы маддәсенең 2нче өлеше буенча (24 эпизод) гаепләнә. Барлыгы ул 28 тапкыр телефон аша алдаган. 
Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Эдуард Мингалиев сүзләренә караганда, тикшерүләр буенча Константинов 2017 елның 2 августыннан шул ук елның 14 августына кадәр  барлыгы 39 тапкыр телефон мошенник­лыгы кылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X