Урманда утын әзерләгән өчен нинди штраф яный?
Җирлекләрдә яшәүчеләр табигый ягулыкны күп куллана. Һәм күпләрне агачларны мөстәкыйль кисү кызыктыра.
Ләкин без мондый гамәлләр өчен штраф салынуын аңларга тиеш. Урманчылык, мондый законсыз гамәлләр өчен зур күләмдә штраф салырга мөмкин. Урманда бары тик ауган агачларны гына җыярга ярый.
Моны белү мөһим! Утын җыю өчен, закон язганны гына үтәү җитми, җирле хакимияттән рөхсәт тә алырга кирәк. Кайбер очракларда аны ярты елга кадәр көтәргә мөмкин, шуңа күрә рөхсәт алу хәстәрен алдан күрү яхшырак. Күпләр ялгышып, рөхсәтсез агач җыюны беркем дә сизмәс, ә коры агачларны кисү тыелмаган, дип саный. Бу ялгышу! Хакимият штраф кына язып калмыйча, дәүләт мөлкәтен урлау факты буенча эш тә кузгата ала.
Урманда санкциясез нәрсә җыярга мөмкин:
- аунап яткан таяклар, ботаклар;
- черек һәм ауган агач;
- агачның кабыгы, ботаклары, табигый сәбәпләр аркасында сынып төшкән агач кәүсәләре.
Мөһим! Агачны кисү өчен, җирле урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә һәм талон алырга кирәк. Талон бәясен җирле хакимият көйли. Талон белән генә утын әзерли башларга була. Әгәр дә рөхсәтсез кисү өчен тотсалар, аңа 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр административ штраф салынырга яки 15 тәүлеккә кулга алынырга мөмкин. Шул ук вакытта, штраф, законсыз әзерләнгән агач күләменә бәйле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев