Сорамаган балага...
Иҗат

Сорамаган балага...

Гыйбрәтле язма.

Фото: ясалма интеллект

Сәүдәгәр ерак илләрдән кыйммәтле товарлар белән туган якларына кайтып килә икән. Кинәт һава бозылган, җил кубарылган, агачлар сынган, тузан юлны каплаган. Ул кайда ышыкланырга да белмәгән. Юлдан язып, якын­-тирә авыллар ишетер дип, ярдәм сорап кычкырган, тик җавап бирүче булмаган. Инде төн якынлашуын аңлап, ярдәм бирүен үтенеп, Аллаһка ялвара башлаган.

Чынлыкта да могҗиза булган – зилзилә тынган, сәүдәгәрнең юлына кунактан кайтып килүче крестьян очраган. Ярлы аңа исән калган товарларын җыярга булышкан һәм байны үзендә кунып чыгарга чакырган. Крестьян кунакка киң күңеллелек күрсәткән һәм йорттагы иң яхшы урынга яткырган. Иртән сәүдәгәр хуҗага рәхмәт йөзеннән үзендә булган иң кыйммәтле әйберне биргән һәм узганда-барганда һәрвакыт керергә вәгъдә иткән.

Ай саен рәхмәтле сәүдәгәр крестьянга иң матур һәм кыйммәтле «безделушка»лар бүләк иткән. Ниһаять, крестьян түзмәгән:

– Нигә син миңа бер капчык булса да орлык алып кайтмыйсың? Мин аны чәчеп, кыш буе тук чыгар идем, ачлы­-туклы интекмәс идем! – дигән.

Сәүдәгәр шаккатып:

– Ә нигә син үзеңә иң кирәкле әйберләрне бер дә сорамадың соң? – дип, коткаручысына караган.


Нет комментариев