Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Минем флаг — минем тарихым» исемле танып-белү чарасы узды.
Чарада катнашучылар Россия триколорының тарихы, аның төсләре һәм аларның мәгънәсе белән таныштылар. Балалар аеруча кызыксынып викторина сорауларына җавап бирделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар һәм белемнәрен сынадылар.
– Чара барышында балалар дәүләт символларының ил тарихында тоткан урыны турында яңа мәгълүматлар алдылар. Мондый очрашулар яшь буында Ватан тарихына кызыксыну, дәүләт символларына хөрмәт һәм үз иле белән горурлану хисе тәрбияләргә ярдәм итә, – дип сөйли Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Нет комментариев