Олы Ачасырда «Россия флагы — бөек байрак» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасырда «Россия флагы — бөек байрак» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде

Чара барышында балалар Россия Федерациясенең дәүләт символлары — гимн, герб һәм дәүләт флагының тарихы һәм әһәмияте белән таныштылар.

Мәдәният йорты җитәкчесе Фәния Зиятдинова балаларга Россия флагының барлыкка килү тарихы, аның төсләре һәм символик мәгънәсе турында сөйләде. Танып-белү өлешеннән соң балалар иҗади эшкә күчтеләр: Россия флагын ясадылар. Биремне үтәү барышында алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм чарада алган белемнәрен ныгыта алдылар.

Әлеге танып-белү сәгате балаларның туган ил турындагы белемнәрен киңәйтергә, ватанпәрвәрлек хисләрен үстерергә, дәүләт символларына хөрмәт тәрбияләргә һәм үз иленең тарихы белән кызыксынуларын арттырырга ярдәм итте.


Нет комментариев