Казанда «Вишневский» полиция бүлегенә баланың анасыннан гариза килгән.
Ул Һади Такташ урамында урнашкан балалар бакчасының берсендә тәрбияче аның баласына сугуы турында хәбәр итә. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. (https://www.tatar-inform.ru/news/policiya-kazani-proveryaet-informaciyu-ob-izbienii-rebenka-vospitatelem-v-detsadu-5873152).
Хатын, тәрбияче аның кызының аркасына ике тапкыр суккан, дип әйтә. Бала әти-әнисенә зарлана, ә тегеләре, үз чиратында, полициягә гариза яза.
Бу урында ПДН хезмәткәрләре эшли. Бала суд-медицина экспертизасына җибәрелгән. Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү үткәрелә.
Нет комментариев