Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тәүбәгә килергә беркайчан да соң түгел

Газетабызда даими чыгып килүче «Иман» сәхифәсендә бүген укучылардан килеп ирешкән сорауларга җавап табарга тырышачакбыз. Сер түгел, кайчакта дингә кагылышлы гади генә тоелган мәсьәләләр алдында да югалып каласың, дөрес эшлимме икән дип икеләнгән чаклар да еш була. Нәкъ менә шундый сорауларның кайберләренә җавап бирүне үтенеп, шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллинга мәрәҗәгать иттек.

– Үлгән кешенең киемнәрен кая куярга, нишләтергә мөмкин?
– Иске, таушалган булмаса, хәйрия йөзеннән мохтаҗ кешеләргә таратсаң да була. Шәригатьтә киемгә кагылмас­ка, тимәскә дигән әйбер юк.
– Мәетне күмү буенча да сораулар бар. Мөселман динендә булмаган, катнаш гаиләдәге мәетне мөселманча юып, кәфенләп, татар зиратына күмәргә ярыймы?
– Юк, ярамый.
– Хәзер еш кына мәетне моргтан юып, кәфенләп кайтаралар. Шул көенчә җеназа укып, җирләү дөресме?
– Уңай карамыйбыз, чөнки анда бөтен тәртибен саклап юалармы, кәфенлиләрме? Менә шушы сораулар борчый. Шәһәребездә ике мәчет – «Тынычлык» һәм «Тарихи» мәчеттә бу эш белән шөгыльләнәләр. «Тарихи» мәчеттә юу өчен махсус бүлмә дә бар, кем мәетне өенә алып кайта алмый яки мөмкинлеге юк мөрәҗәгать итә ала.
– Мөселманнарның каберенә таш куюга ничек карыйсыз?
– Ислам динендә күп чыгымлы бәя булган ташлар кую тыела. Ниндидер гранит, мәрмәрдән  булган һәйкәл итеп эшләргә ярамый. Бер кеше генә күтәрә алырлык гади таш булсын ул. Анда кешенең исеме, туган һәм үлгән көннәре языла. Ташны бизәкләп, фоторәсем кую Ислам динендә тыела.
– Тырнакны кайчан кисү дөрес, аерым көннәре бармы?
– Бу көнне кисәргә ярамый дигән сүз гомумән юк, бу бары тик ырым гына.  Пәйгамбәребез көнен аерып күрсәтмәгән.
– Мин күп гөнаһ кылдым, хәзер мәчеткә дә керергә оялам, гөнаһларымның гафу ителүенә өметләнә аламмы?
– Аллаһ Тәгалә тәүбә кабул итүче.Хата кылучыларның хәерлеләре шулдыр ки, кем тәүбә кыла. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә, сез кичен дә көндезен дә гөнаһ кыласыз, аннан тәүбәгә килергә кирәк, дип әйтә. Әмма Аллаһ Тәгалә мине барыбер гафу итә дип, гөнаһ кылып йөрү дөрес гамәл түгел. Шайтанның менә син гөнаһлы, бернинди дога белмисең, мәчеткә йөрмисең дигән вәсвәсәсе дә бар. Әлбәттә, мәчеткә керергә кирәк, кулыгызны күтәреп, күз яшьләре чыкканчы гафу сорау, тәүбә кылу мөһим.

Тулырак язма газетаның җомга санында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев