Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы
2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла.
Чәчкә матур прическа ясаган кебек, яулыкларны да төрле ысул белән бәйләргә була. Килешле итеп яулык япкан хатын-кызларга карап кына торасы килә, килешәсездер.
Милләтне милләт итүче, әлбәттә, иң беренче – тел. Ул безгә ана карынында ук бирелә, әниебезнең бишек җырлары белән, әтиебезнең көчле куллары безгә орынуга, миебезгә сеңә. Без – татарлар!
– Кибеттә күңелсез хәл килеп чыкты. Мин шактый гына әйбер сатып алдым һәм аларны сумкама җайлап урнаштыру максаты белән өстәлгә куйдым. Ул ишеккә якын касса янында урнашкан иде. Мин сумкамны сөяп куйгач, ишек ачылып китте һәм әйберләрем идәнгә «очты». Бик азын гына саклап калып булды. Администраторны таләп иттем, ә мине кибеттән эткәләп чыгарып җибәрделәр. Үзең гаепле диделәр. Кибет хезмәткәрләре хаклымы?
Газетабызда даими чыгып килүче «Иман» сәхифәсендә бүген укучылардан килеп ирешкән сорауларга җавап табарга тырышачакбыз. Сер түгел, кайчакта дингә кагылышлы гади генә тоелган мәсьәләләр алдында да югалып каласың, дөрес эшлимме икән дип икеләнгән чаклар да еш була. Нәкъ менә шундый сорауларның кайберләренә җавап бирүне үтенеп, шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллинга мәрәҗәгать иттек.
Узган ел ахырында ниһаять, Яшел Үзән өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) статусын алды. Шуның аркасында биредә тагын 2,5 мең кешегә эш урыннары булачак. Бу турыда безгә ЯҮМР советы матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов сөйләде.
0