Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Телебезне «кыскарттылар», ә башыбыз эшли бит әле

Милләтне милләт итүче, әлбәттә, иң беренче – тел. Ул безгә ана карынында ук бирелә, әниебезнең бишек җырлары белән, әтиебезнең көчле куллары безгә орынуга, миебезгә сеңә. Без – татарлар!

Кызганыч, катнаш гаиләләр, үзебезнең битарафлыгыбыз аркасында  татарлыгыбызны җуя барабыз. Моңа бары тик үзебез генә гаепле. «Татар» әти-әниләре үз куллары белән гариза язып, туган телләрен бөтенләйгә онытырга булганнар, мөгаен.
Татарның бит әле  культурасы, гореф-гадәтләре, йолалары, аш-суы бар! Ашатмый тора алмаслар! Татар милли кухнясын барлык милләт вәкилләре яратып ашый, һич булмаса, бу нәрсә икән дип, авыз итеп карый. Милли пәрәмәчләр, чәкчәк, бавырсак, өчпочмак, өлеш... тагын нәрсә – кыстыбый! Кыстыбый! Гади дә,  тәмле дә.  Кызартып пешерелгән, эчлегендәге бәрәңге боламыгына яшел тәмләткечләр дә өстәп җибәрсәң! М-м-м... бигрәк тәмле! Юкка гына махсус кыстыбый кибетләре ачылмаган иде инде заманында. Хәзер генә суши белән ролла сату нокталарына әйләнеп беттеләр...
Ә авылларда  кыстыбыйны еш ясыйлар. Без, «Яшел Үзән» газетасы редакциясендә эшләүчеләр дә,  кыстыбый конкурсы уздырырга  тәкъдим итәбез. Кыш көне  бер җыелып, таба исләре чыгарып алыйк әле! Моны ике куянның койрыгын бергә тоту  максатыннан да эшләргә, конкурсны    тиздән булачак сайлау көнне уздырыр­га була. «Иң зур кыстыбый» яки «Иң вак кыстыбый» конкурсының жюри рәисе итеп  авылдагы иң ябык берәр ирне сайлап куйсаң, иң тәмле кыстыбыйны  билгели дә бирә! Ә безнең эш – җиңүчене бөтен районга  таныту! Район мәдәният хезмәткәрләре, китапханә  мөдирләре, авыл җирлеге  хезмәткәрләре, актив авылдашлар катнашында оештырылган  конкурс  кызыклы да, гыйбрәтле дә булыр иде. Бер караганда, әлеге конкурс  –  «эшкә аптыраганнар» чарасы кебек кенә. Ә милләт нәкъ менә кечкенә әйберләрдән җыелып (калфак тегү остаханәсе ачу, сабан туен үткәрү, исем кушу йоласы, чишмә бәйрәме, карга боткасы һ.б.),  зур көч булып туплана. Йә, әзерлибезме иң зур кыстыбыйны?!

Алсу Галиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: