Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яши, салымны Казанга түли. Гаделме?

Узган ел ахырында ниһаять, Яшел Үзән өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) статусын алды. Шуның аркасында биредә тагын 2,5 мең кешегә эш урыннары булачак. Бу турыда безгә ЯҮМР советы матбугат хезмәте җитәкчесе Денис Анисимов сөйләде.

Дүрт сәнәгать  мәйданы
ТОСЭРга керү өчен эш моннан җиде ел ук башланган иде инде. Бары тик узган елның  августында гына РФ  Яшел үзәннең әлеге статусны алу өчен биргән заявкасын кабул итте.
– ТОСЭР үз эченә дүрт мәйданны  ала. Беренче мәйдан «Яшел үзән» дип атала, Казан –  Яшел Үзән юлы белән М-7 федераль трассасы кисешкән урында Яңа тура авылыннан ерак түгел. Икенче мәйданның  исеме «Волна» һәм ул Казан – Йошкар-Ола федераль трассасы буенда урнашкан.  Өченче мәйдан – Зөя  мультимодаль төбәкара логистика үзәге. Монысы инде Идел аръягында урнашкан. Анда «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт  коридоры булачак. Логистика үзәгенең географик яктан  урыны бик отышлы. Моннан Казан – Буа– Ульяновск федераль тарассасы үтә. Шуңа күрә елга буйлап йөк ташу бик отышлы булачак. Дүртенче мәйдан Яшел Үзәнгә терәлеп үк тора. Әмма әлегә ул эшләү процессында.   

Бу мәйданнарда кемнәр эшлиячәк?
Яшел Үзән 15  компанияне җәлеп итәргә  планлаштыра. Ә алар инде үз чиратында  яшел үзәнлеләрне эшле итә. Эш бирүчеләргә  салым «дилбегәсе» бушатыла. Аерым алганда,  табыштан алына торган, милеккә, җир өчен  алына торган   салымнарга ташлама каралган.  Моннан кала,  Денис Анисимов сүзләренә караганда, бюджеттан тыш фондларга  алына торган взнослар  дүрт тапкыр киметелә.

Яшел Үзән нинди бонуслар ала?
Яшел Үзән  моношәһәр статусыннан чыгарга тели.
– Яшел Үзән  сәнәгать  юнәлешендә  эшли, яши. Шуңа күрә  яңа эш урыннары булдырырга телибез, – ди  безнең әңгәмәдәш.  –  Өстенлекле статус  алгач, 2,5 мең кешегә генә эш булдырылмый, ә бәлки,  шәһәрне дә инвестицион  яктан җәлеп итәрлек шәһәр итәсебез килә. Резидентларга салым  киметелүгә, предприятиеләрнең ТОСЭР мәйданына керү, салымга ташламалар алу теләге туа. Шуңа күрә производствоны Яшел Үзәнгә урнаштырырга омтылачакбыз.  
Әйе, яңа эш урыннары  булса, беркем дә читтә бәхет эзләп йөрмәс иде. Бүгенге көндә 15 меңгә якын яшел үзәнле  Казанда эшли. Салымны Казанга түләсәләр, Яшел Үзәндә яшиләр.

Алсу Галиева әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев