Яшәеш

Татарстан табиблары Эльбруска Сәламәтлек саклау министрлыгы флагын кадады

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы флагын Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) табиблары Россиянең һәм Европаның иң биек ноктасы өстендә җилфердәтте.

Альпинистлар төркеменә Марат Җумабаев белән бергә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең рентген-хирургы Илнур Гафаров һәм Республика клиник хастаханәсенең рентген-хирургы Динар Гаязов керде. Бернче көнне Чегет тавында 3200 метр биеклек яуланды. 2025 елда табиб дөньяның биеклеге буенча дүртенче тавы булган Килиманджароны буйсындырган иде. Ул анда да Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе флагын ачты.

Новый Век


Нет комментариев