Яшәеш

Татар теле «Яндекс»та Россия халыклары телләре арасында иң популяр тел буларак танылды

Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин белдерде.

Гыйльмуллин татар теленең эзләү сорауларында лидерлыгы — аны саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән күпьеллык системалы эш нәтиҗәсе икәнен ассызыклады. Спикер шулай ук милли телләрне санлы технологияләргә интеграцияләүнең аларны тарату һәм популярлаштыру өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

КП Казань

 


Нет комментариев