Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, 7–13 сентябрь көннәре алкогольне эчүне һәм аның белән бәйле үлем-китем, авыруларны киметү атналыгы уза.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу инициатива 11 сентябрь – Аеклык көне уңаеннан оештырыла. Аның максаты – һәркемне спиртлы эчемлекләргә мөнәсәбәтне акыл белән карарга, үз гадәтләреңә күзәтү ясарга чакыру. Бу – тулысынча баш тартырга өндәү түгел (кайбер кешеләр өчен бу иң яхшы юл булса да), ә сәламәт тормышка таба бер адым ясарга мөмкинлек.
Мөһим!
Алкоголь – психоактив матдә. Ул хәтта аз дозаларда да организмга тәэсир итә.
Спиртлы эчемлекләрне эчү – үлем-китемнең һәм авыруларның төп сәбәпләреннән берсе. Ул җинаятьчелекне, имгәнүләрне, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм гаиләдәге золымны арттыра.
Алкоголь 200дән артык авыруның куркыныч факторы булып тора. Аеруча ул бавыр, үңәч, юан эчәк һәм күкрәк бизе яман шешләре үсешенә этәргеч бирә. Шуңа күрә халыкны алкогольнең яман шеш белән бәйләнеше турында хабардар итү бик мөһим – бу өлкәдә белем дәрәҗәсе әле дә түбән.

Имин доза юк: теләсә нинди күләм сәламәтлеккә куркынычны арттыра.
Куркыныч миф
Күпләр «бары тик начар алкоголь белән генә агуланырга була» дип уйлый. Бу – ялгыш караш. Токсикологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, алкогольдән үлү очракларының күп өлешендә сәбәп – этил спирты. Метанол кебек башка матдәләр исә аз процент тәшкил итә. Гади генә әйткәндә, иң куркынычы – күп итеп эчелгән гади аракы.
Ничек ярдәм итәргә?
Еш кына кешеләр алкогольгә психоэмоциональ тотрыксызлык, депрессив кәеф, артык борчылу аркасында өйрәнә. Мондый халәтләрдән саклану өчен:
- даими уртача физик күнегүләр ясарга,
- шөгыль (хобби) табарга,
- интернетта һәм матбугатта тискәре мәгълүматны чикләргә,
- көнне планлаштырырга,
- кирәк булса психолог яки табиб ярдәменә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Сәламәтлек – иң зур байлык
Спиртлы эчемлекләрдән баш тарту – озын гомергә генә түгел, ә сәламәт тормыш сыйфатына да салым. Тыныч йокы, ачык акыл, нык иммунитет, бәхетле гаилә – болар барысы да «юк» дип әйтергә этәргән кыйммәтләр.
Үзегезне якыннарыгызны кайгыртыгыз!
Наталья Ермолаева, Яшел Үзән медицина профилактикасыүзәге социологы
Нет комментариев