Узган ел районда 50 мең кеше диспансеризация узган, 10 мең кеше профилактик медицина тикшерүе үткән. Аларның бары тик 8 проценты гына тулысынча сәламәт дип табылган. 92 процентында төрле авырулар, шул исәптән онкологик чирләр ачыкланган.
2025 елда районда 799 онкологик авыру очрагы теркәлгән, аларның барысы да диярлек диспансеризация вакытында ачыкланган. Быел диспансеризация узарга тиешле кешеләр исемлегендә якынча 63 мең кеше бар. Әлегә медицина тикшерүен 41,2 мең кеше узган.
Мэр җитәкчеләрне хезмәткәрләренең сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакырды:
«Сездән беркем дә акча сорамый — барысы да бушлай. Медицина хезмәткәрләре предприятиеләргә үзләре дә килә. Сезнең бурыч — исемлекләрне вакытында тапшыру һәм 100 процент килүне тәэмин итү. Үзегез турында гына түгел, иң беренче чиратта кешеләр турында кайгыртырга кирәк».
Сәламәтлекне вакытында тикшерү — авыруны иртә ачыклау һәм дәвалау өчен мөһим мөмкинлек.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев