Яшәеш

Казанда гимнастика буенча Спартакиада уза

Казанда 8 сентябрьдә Россия халыклары Спартакиадасының спорт гимнастикасы буенча ярышлары ачылды. Бәйгедә илнең 17 төбәгеннән 85 спортчы катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Ачылу тантанасы Гимнастика Үзәгендә узды. Анда Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, республика Спорт гимнастикасы федерациясе президенты Марат Бариев һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

«Сезне Спорт министрлыгы җитәкчелеге исеменнән һәм үзем исемемнән Россия халыклары Спартакиадасында каршы алырга шатмын. Без мондый абруйлы ярышларны үткәрүне ышанып тапшырганнары өчен Россия Спорт министрлыгына рәхмәтлебез. Килачәктә дә татарстанлы спортчылар җыелма команда составында ил намусын яклап чыгыш ясарлар дип өметләнәм. Спорт гимнастикасы республикада актив үсеш алуы аркасында бездә билгеле уңышлар бар инде. Барыгызга да уңышлар телим, ә иң көчле командага җиңү насыйп булсын!» — дип каршы алды кунакларны Хәлил Хәмит улы.

Ярышлар 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аларда Россиянең 2026 елгы чемпионаты һәм Кубогы йомгаклары буенча иң көчле гимнастлар чыгыш ясый.

Спортчылар команда һәм шәхси беренчелектә, шулай ук бәйгенең аерым төрләре финалларында призлар өчен көрәшәчәк.

Татар-информ


Нет комментариев