Гомер юлын намуслы хезмәт белән узган юбиляр озак еллар колхозда тырышып эшләгән, өч бала тәрбияләп үстергән, гаиләсенә, якыннарына җылылык һәм яктылык өләшеп яшәгән.
Ак әбине күркәм юбилее белән район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән җирлек башлыгы Илнур Саттаров котлады. Ул Маһирә Кыям кызына изге теләкләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерүен теләде.
Хөрмәтле Маһирә апа!
90 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, һәр көнегездә шатлык һәм якыннарыгызның җылысын телибез.
Нет комментариев