Сәламәтлек рецепты: имбир, лимон һәм бал
Яшәеш

Сәламәтлек рецепты: имбир, лимон һәм бал

Имбир – 300-350 гр Лимон – 1-2 данә Бал – 150-200 гр

Әзерлибез:


Имбир тамырын чистартып зур булмаган кисәкләргә бүләбез. Лимонны өлешләргә кисеп, орлыкларын алабыз һәм икесен дә иттарткычтан чыгартабыз. Бал кушып бик яхшылап болгатабыз. Профилактика өчен көнгә бер чәй кашыгы кабул итәбез яки чәйгә бутыйбыз. Катнашма бик әче. Имбирне, башка дарулар кебек үк, сак кулланырга кирәк. Ашказаны-эчәк авырулары көчәйгәндә аны эчми торырга киңәш итәбез. Килеп чыккан массаны банкага салып суыткычта сакларга кирәк.
Сәламәт булыгыз!


полезные советы вкусно и полезно здоровье имбирь с медом для поднятия иммунитета

Нет комментариев