Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлек әлифбасы

Кай вакытта башымда кыр­мыскалар йөгерешкән кебек тоела. Сәбәбе ни икән?

Моңа мөгаен, вак кан тамырларының кысылуы (спазм) сәбәпчедер. Башта кан тамырлары кинәт кысыла, ә аннары киңәя. Кырмыскалар йөгерешкән тойгы уятып, кан тизрәк йөри башлый. Кан әйләнешенең бозылуы инсульт кебек җитди күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Неврологка мөрәҗәгать итегез. Кан тамырларына допплеграфик УЗИ ясатыгыз.        

Ризык белән организмга витаминнар бик аз микъдарда керә, «даруханә чараларын» эчәргә кирәк диләр. Дөресме?

Ничек тукланасыз инде. Әгәр дә күп итеп яшелчәләр, үләннәр, җиләк-җимеш ашыйсыз икән, витаминнарны җитәрлек күләмдә кабул итәсез. Бары тик капсула рәвешендә А һәм Е витаминнарын эчсәгез зыян итмәс. Чөнки гадәти ризыктагы әлеге витаминнар бик начар үзләштерелә. Рационыгызда чи продукт­ларның бик аз булуы – начар. Гадәттә, күпчелек файдалы матдәләр пешергәндә юкка чыга. Бу очракта даруханәдән алган витаминнар комачауламас. Тик аларны даими эчәргә ярамый. 1 ай дәвамында һәм елына 1-3 курс кына.

Юан эчәклектә меланоз таптылар. Ул нәрсәдән була?

Эч йомшарткычлар күп кулланганнан. Әлеге авыру вакытында эчәкнең лайлалы тышчасында липофусцин пигменты туплана. Озакка сузылган эч катулар барлыкка килә. Ешрак кызыл чөгендер, кишер һәм кабак ашагыз. Атнага бер тапкыр, эч катуы беткәнче, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы кастор мае эчегез һәм 1-2 атна активлаштырылган күмер кабул итегез. Ул артык пигментны чыгарырга ярдәм итәр. Эч йомшарткычларның тозлыларын сайлагыз, алар йомшаграк эш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы ключ к здоровью здоровье правильное питание рацион диета