Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Рой Джонс белән Татарстанда боксны үстерү өстенлекләре турында сөйләште

Татарстан блогерлары очрашудагы рәсми фотографиядә ТР Президенты белән легендар боксчының йодрыкларын чагыштырган.


ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һөнәри бокс легендасы, дүрт үлчәү категориясендә элеккеге дөнья чемпионы кече Рой Джонс белән очрашты, алар республикада һөнәри һәм һәвәскәр боксны үстерү өстенлекләре турында фикер алышты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Бокс — характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияләүче лаеклы спорт төре. Профессиональ остаз җитәкчелегендә бокс белән шөгыльләнү Татарстанда яшәүче меңләгән яшьләре өчен тормышка юллама булырга мөмкин», — диде Рөстәм Миңнеханов легендар спортчы белән әңгәмәдә.

Шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты һәм элеккеге дөнья чемпионы «Бокс - мәктәпләрдә» федераль спорт-мәгариф проектын үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Сөйләшүләрдә РФ Бокс федерациясе генераль секретаре, башкарма комитеты әгъзасы Умар Кремлев катнашты.

Рөстәм Миңнехановның Рой Джонс белән очрашуыннан фотолар Татарстан социаль челтәрләрендә һәм мессенджерларында актив тарала. «Рөстәм Миңнеханов бокс буенча дөнья чемпионы Рой Джонска караганда текәрәк ир булып күренә. Президентның йодрыгы зуррак!» — дип язган блогерларның берсе.

Легендар боксчы кече Рой Джонс Казанга һөнәри спорт буенча «Казан Кремле кубогы» турнирына килде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев