Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: «Кыенлыкларга карамастан, республика программаларын саклап калабыз»

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисади үсеш фаразының төп параметрларына багышланган ТР Министрлар Кабинеты утырышында белдерде.

 

«Барлык кыенлыкларга карамастан, безнең күрсәткечләребез начар түгел. Федераль бюджет буенча бик җитди кыскартулар бара. Без әлегә кыскартмыйбыз. Барлык республика программаларын планлаштырдык. Ләкин алар без бик нәтиҗәле эшләсәк кенә, тормышка ашачак», — дип белдерде ул.

Татар-информ


Нет комментариев